Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бал кортлары продукциясе никадәр файдалы?

Сорауга “Тенториум” компаниясе вице-президенты, биология фәннәре кандидаты Марат Хисмәтуллин җавап бирә.

       Аллаһы Тәгалә Коръәндә бал кортларының кешеләргә дәва өчен бирелгәнен әйтә. Бу чыннан да шулай. Элек әби-бабаларыбыз авыз кырыена герпес чыкса да, салкын тисә дә, ирен ярылса да бал белән дәвалаганнар. Кызганыч, хәзер күпләр бал ашамый. Бал – барлык чирләрдән дә дәва, көн саен иртән бер чәй кашыгы бал кабып кую организм өчен бик файдалы, энергия һәм витаминнар чыганагы булып тора. 

Гомумән, бал кортлары белән бәйләнгән һәрнәрсә дә кешегә дәва һәм шифа бирергә сәләтле. Бал, балавыз, чәчкә серкәсе, прополис – аларның барысын да авыртуларны дәвалаганда кулланалар. Умартачылык продукцияләре нигезендә бик күп дарулар әзерләнә. Медицина өлкәсендә аерым дәвалау системалары да эшли. Шуларның берсе - апитерапия.

Апитерапия ике төрле тәэсир итү юлы белән үтә. Тәэсир итүнең иң киң таралган төре - биологик төр. Бу очракта бал кортының агуы (апитоксин) кеше организмына тизрәк тәэсир итә. Апитоксинда бик күп файдалы матдәләр - бакыр, магний, тоз кислоталары, фосфор һәм кальций, аминокислоталар, углеводлар, пептидлар бар. Алар йөрәк-тамыр системасына, кан әйләнешенә уңай тәэсир итә, холестеринны киметә. Организмга кирәк булмаган зыянлы бактерияләрне үтерә, нерв системасын тынычландыра. Болардан тыш, бал корты агуы инсульт һәм паралич белән авырга кешеләргә ярдәм итә.

Тәэсир итүнең икенче төре – рефлектор төр. Табиб-апитерапевтлар бал кортының сөңгесен авыруның кирәкле нокталарына юнәлтә. Сөңге беркадәр вакытка тәэсир итү ноктасында кала, соңыннан табиб аны ала. Тик шуны истә тотарга кирәк: Мондый дәвалау ысулын бары тик аллергия булмаган кешеләргә генә кулланырга була. Йөкле, бала имезгән аналарга, онкологик һәм беренче типтагы шикәр диабеты белән авырган кешеләргә сеансларга барырга ярамый. Бу төр дәвалауның сезгә яраганлыгын дәвалаучы табибтан сорарга онытмагыз.

Прополис – файдалы антибиотик. Икенче төрле әйткәндә, ул бал кортлары тарафыннан агачтан җыелган сумала. Төрле авыруларга файдасы тия. Ашап-эчкәч, ашкайнату системасын көйләр өчен бармак очы кадәр прополисны кабып куярга киңәш итәм. Сыйфатлы прополис авызга капкач, көйдереп алгандай итәргә тиеш.

Чәчәк серкәсе (перга) – күп очракта кан азлыктан интегүчеләр өчен файдалы. Ул кандагы гемоглобинны һәм эритроцитларны арттырырга мөмкин. Аны косметик максатларда да кулланырга мөмкин. Составында чәчәк серкәсе булган масканы битегезгә сөртсәгез, тирегезнең бәрхет кебек йомшак булуын, кара бетчәләрнең югалуын күрерсез. 

Балавызда А витамины бик күп. Анда рахитка каршы торучан матдәләр бар, шулай ук үт бүленеп чыгуны яхшырта.

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА әзерләде

ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/copayjavap/bal-kortlary-produktsiyase-nikad-r-faydaly/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев