Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бакчада - автошәһәрчек

Республикада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча максатчан программа кысаларында Иске Карамалы авылындагы “Кояшкай” балалар бакчасы мобиль автошәһәрчек белән тәэмин ителде. Шул рәвешле балаларга юл йөрү кагыйдәләрен практикада өйрәнү мөмкинлеге туды.

Күптән түгел генә “Юл билгеләре иленә сәяхәт” исеме астында үткән профилактик чара – шуның ачык мисалы. Автошәһәрчек җәяүлеләр һәм транспорт чаралары өчен светофор, юл чаты макеты, юл билгеләре, төрле стендлар белән тәэмин ителгән. Сценарий буенча түбәдә яшәүче Карлсон, Соры бүре һәм Кызыл калфак юл кагыйдәләрен бозучылар ролен үтәделәр. Балалар кагыйдә бозучыларга юлны дөрес итеп чыгарга өйрәттеләр, юлда уйнарга ярамаганлыгын, җәяүле һәм транспорт светофорының мәгънәсен аңлаттылар. Балалар бакчасына һәм нәниләргә “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең бүләкләре тапшырылды. Алсу СИТДЫЙКОВА, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев