Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Активлык шартларында

Билгеле булганча, агымдагы елның сентябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Сайлауларда катнашу өчен “Бердәм Россия” сәяси партиясе үз кандидатларын праймериз үткәрү юлы белән ачыклауны максат итеп куйды. Партия эчендә кандидатларга алдан тавыш бирү республика күләмендә 26 майда үтте.

Праймеризда “Бердәм Россия” партиясеннән алга таба кандидат итеп чыгару өчен кандидатураларга бердәм сайлау округы буенча алдан тавыш бирү бюллетененә 100дән артык кандидат кертелгән иде. Алар арасында республиканың сәяси тормышында актив катнашучы дәүләт эшлеклеләре, сәясәтчеләр, язучылар һәм башка тармак хезмәткәрләре белән бергә әлегә исемнәре бөтенләй таныш булмаган кандидатлар да күренде. Райондашларыбыз, әлеге исемлекне игътибар белән карап, уйлап тавыш бирде. 43нче Ык буе бермандатлы сайлау округы буенча алга таба кандидат итеп чыгару өчен тәкъдим ителгән 6 кеше арасында Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин кандидатурасы да бар иде. 
Алдан тавыш бирүдә район буенча 3 мең кеше катнашырга тиеш иде. Мөслим гимназиясендә һәм Тойгелде, Тугаш, Иске Карамалы, Елгабаш авылларындагы мәдәният йортларында эшләгән санау участокларына иртәнге сәгатьләрдән үк халык актив килде. 
– Безнең участок буенча тавыш бирүдә 1501 кеше катнашырга тиеш. Гражданнар активлык күрсәтә. 10.00 сәгатькә тавыш бирүчеләрнең 40 проценттан артыгы, ягъни 600ләбе гражданлык бурычын үтәде, – диде Мөслим гимназиясендә урнашкан 16.045.01 нче санау участогы комиссиясе рәисе Ирек Салихҗанов. 
“Бердәм Россия” партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова авылларда эшләүче дүрт участокның өчесендә иртәнге сәгать 10.00га 30 процент кеше тавыш бирүен әйтте. 
Район башлыгы Рамил Муллин санау участогына актив белән бергә Мөслимдәге “Кояшлы Ык” ял паркында якын көннәрдә үткәреләчәк эшләрне барлаганнан соң, иртәнге сәгатьләрдә гаиләсе белән килде. 
– Праймериз – гражданнарның сәяси яктан ни дәрәҗәдә өлгергәнлеген тикшерү өчен мөһим чара, “Бердәм Россия” партиясе алып барган сәясәткә, партия әгъзаларының эшчәнлегенә бәя бирү мөмкинлеге. Илебездә иминлек, сәяси һәм икътисади тотрыклылык тәэмин итәсебез, киләчәгебезне матур күрәсебез килсә, парламентка тормыш һәм эш тәҗрибәсе туплаган, кеше мәнфәгатьләренә битараф булмаган кандидатураларны сайларга тиешбез, – диде район башлыгы Рамил Муллин. 
Праймеризда иң күп тавыш җыйган кандидатлар “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан агымдагы елның сентябрь аенда Татарстан парламентына узачак сайлауларга тәкъдим ителәчәк кандидатлар исемлегенә кертелә. 
Әлфинур Ногманова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев