Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

5 ел эчендә ТРнда югалганнарны эзләү турында гаризалар саны кимегән

Гаризалар санының кимүе 2020 елдан бирле күзәтелә

5 ел эчендә Татарстанда хәбәрсез югалганнарны эзләү турындагы гаризалар саны кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең затларны эзләү буенча эчке эшләр органнары эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рамил Гарипов «ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының хәбәрсез югалган затларны эзләү буенча эшчәнлеге. Балигъ булмаганнарны эзләү үзенчәлекләре. ТР буенча ЭЭМ каршындагы Иҗтимагый советның волонтерлык хәрәкәтләре белән хезмәттәшлекне оештыруда булышлыгы («Лиза Алерт»)» матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Гаризалар санының кимүе 2020 елдан бирле күзәтелә. 2020 елда эзләү турында 4088 гариза теркәлгән, 2021 елда – 3694, 2022 елда – 2896, 2023 елда – 2623, 2024 елда – 1314, 2025 елда – 751. 2026 елның беренче яртысында 282 гариза бирелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек кимрәк.

Узган елларда югалганнарны исәпкә алып, барлыгы 520 кеше эзләнә. 201 очракта җинаять эшләре кузгатылган.

Чыганак, фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев