Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

18 май – Халыкара музейлар көне

Тарихи-мәдәни мирасыбыз сагында торучы музейлар фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара, җәмгыятебезнең үсешен өйрәнергә ярдәм итә. Бүген мәктәпләрдә, авылларда, район үзәгендә күпсанлы музейлар эшли.

Моннан тыш аерым кешеләр дә шәхси музейларын булдыра.

Мәрьям Саламаева:
– Борынгы әйберләр белән кызыксынуым күптән башланды, 20-30 ел гына бардыр. Экспонат­лар байтак җыелды инде. Сәгать – шулардан иң “өлкәне”дер. Үтүкләр, керамик савытлар, төрле елларның, төрле чорларның атрибутлары булырдай башка экспонатлар бар. Туганнар, дус­лар килгәч, “музеемны” карап чы­галар. Краснодардан кайткан ту­ганнарымда да музей булдыру уе туды. Аларга берничә экспонатны бүләккә илтеп кайттым.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов:
– Балаларга, оныкларга бер истәлек булсын дип баш­ланган эш ул музей. Анда­гы әйберләрнең күпчелеге гаиләбезнеке: әби-бабайлардан, әти-әниләрдән калган, үземнең кул белән эшләнгәннәре дә байтак. Әтиемнең әтисе – оста мич чыгаручы, хатынымның әтисе данлыклы балта остасы иде. Аларның эш коралларын күрергә була. Әтиемнең гарму­ны, үземнең гармуннар куелган. Халкыбызның милли бәйрәме Са­бантуйга аерым урын бирелгән: өстәл өстенә мәйдан ясалып, уен­нар күрсәтелгән. Әле бу эшне ахы­рына җиткерәсе бар.

Моряк Йосыпов:
– Ихатада музейга нигез салынганга 10-15 еллап бар­дыр. Әнинең истәлеге булып, гаиләбездә сакланган әйберләр күп иде. Теләнчедән Минзәләгә җәяү барып комсомолга кергән кеше ул. Аның “КИМ” (Коммуни­стический интернационал моло­дежи) дип язылган значогы са­кланган. Эштән буш вакытларын­да кешеләргә киемнәр тегә иде, ул теккән күлмәкләр, калфагы, чаба­талар сакланган. Әни авыл сове­тында да эшләде. Шул чор турын­да истәлекләре, депутат значо­клары бар. Алдынгы сөт җыючы иде. Аның республикакүләм ярышта җиңгән өчен Мактау грамоталары, бюллетеньнәр бар. Муса Җәлилнең латин шрифты белән басылган китабы, шулай ук латин шрифтлы республика газе­талары музейны караучыларда кызыксыну уята. Эш кораллары, радиолар, кул сепаторторы, борынгы акчалар, ләгән-комганнар, фотоаппарат, лампалар бар, истәлекле фотолар бик күп. Тормыш иптәшем Фи­рая белән икебезнең әтиләренең фотоларын “Үлемсез полк” өчен ясап урнаштырдык. Зна­чоклар җыелмасын үзебезнең, балаларыбызның значоклары тулыландырды. Экспонатларны килеп каручылар күп, мәктәп уку­чылары да килә.

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре, ветераннар! Һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сәламәт булып, эшегездән ямь, тәм табып эшләргә насыйп булсын!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев