Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Таеп егылмас өчен

Соңгы вакытта көннәрнең бер җылы, бер суык торуы юлларда бозлавык барлыкка китерде. Бозлавыкта таеп имгәнмәс өчен нишләргә соң? Белгечләр гади генә ысуллар тәкъдим итә.

Аяк киеменең табанына лейкопластырь ябыштыру берникадәр ярдәм итә. Лейкопластырьне, 3-4 сантиметр озынлыгында кисеп алып, итек табанына берничә урынга ябыштырыгыз. Дөрес, аның файдасы салкын көннәрдә генә сизелә. Аяк асты җепшек булганда пластырь тиз кубып төшәчәк.
Итек табанына “Момент” җилеме белән зур булмаган киез кисәге ябыштырсагыз, 1-2 атна курыкмыйча йөри алырсыз. 
Киез урынына наждак кәгазе ябыштырсагыз, файдасы 3-4 атнага җитәргә мөмкин. 
Аяк киеме табанына җилем белән бизәкләр ясап киптерсәгез, бозлавыкта 1-2 атна йөрергә була.
Шулай да, итекчегә барып, аяк киеме үкчәсенә полиуретан набойка суктырсагыз, күпкә отышлырак булачак.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев