Шәхси счет турында
Россия Пенсия фондында һәр гражданинның индивидуаль шәхси счеты бар (индивидуальный личный счет – ИЛС)
Әлеге счетта аның стажы, хезмәт хакы, исәпләнгән һәм түләнгән иминият взнослары күрсәтелә. Болар барысы да киләчәктә пенсия билгеләү өчен файдаланыла. Мәгълүматның барысын да эш бирүчеләр пенсия фондына һәм салым хезмәтенә тапшырып бара. Пенсия фонды шул мәгълүматны файдалана.
– Әлеге мәгълүматлар турыдан-туры гражданинның булачак пенсиясенә тәэсир итә. Шуңа күрә анда мәгълүматлар кертелгәнме-юкмы икәнлеген даими контрольдә тотарга кирәк. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында яисә Россия Пенсия фонды сайтыннан индивидуаль шәхси счетыңның торышы турында өземтә алырга кирәк. Аны шулай ук күп функцияле үзәктә яисә пенсия бүлегендә алырга мөмкин, – ди Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Индивидуаль шәхси счетта эш чоры гына түгел, иминият булмаган чор да күренә. Мәсәлән, армиядә хезмәт итү вакыты, хезмәткә яраксыз кешене, 1,5 яшькә кадәр бала тәрбияләү вакыты һ.б.
Берәр чор, хезмәт хакы турында яисә башка төрле мәгълүмат юклыгы ачыкланса, раслаучы документлар белән клиентларны кабул итү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди пенсия бүлеге хезмәткәрләре.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев