Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә халык җыеннары башлана

Үзара салым күләме халык җыеннарында билгеләнәчәк.

Быел район үзәгендә дә, авылларда да үзара салым җыю буенча референдум уздырылмый. Үзара салым күләмен һәм башкарасы эшләрне авыл халкы җыеннарда билгели. 
Район үзәгендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары 28 этапта уза. Оешма-предприятиеләрдә – 23 һәм авылның территориаль бүленеше буенча 5 җыен үтәчәк. 25 ноябрь көнне Катмыш авылы халкы җыенга киләчәк. Район үзәгендә халык белән очрашулар 23-29 ноябрь көннәрендә оештырыла. 
29 ноябрь көнне халык җыеннары сайлау участоклары урнашкан биналарда үтәчәк. Бакча сайлау участогында халык жыены иртәнге 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр уза. Әлеге участокка беркетелгән сайлаучылар ике сәгать эчендә тавыш бирә ала. “Мизгел” яшьләр үзәгендә җыен 10.00нан 12.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Моңа кадәр лицей бинасында тавыш биргән мөслимлеләрне 11.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр район мәдәният йортындагы җыенга көтәләр. Политехника техникумында (аграр көллият) урнашкан сайлау участогы мөслимлеләрне 14.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итә. Мөслим гимназиясендә тавыш бирүчеләр 15.00-17.00 сәгатьләрдә жыенда катнаша ала.
Халык җыеннары графигы белдерү такталарында, социаль челтәрләрдә, Мөслим муниципаль районының рәсми порталында урнаштырылган. Үткәрү урыны һәм вакыты буенча кайсы җыенда катнашу уңайлырак булуын һәркем үзе сайлый. 
Җыеннарга 18 яше тулган, Мөслим авылында теркәлгән һәркем катнаша ала. Үзең белән паспорт алып килү шарт. Коронавирустан саклану максатында битлектән килү кирәклеген һәркем аңлыйдыр.
Тамчыдан күл җыела, ди халык. Халыктан җыелган үзара салым акчасы да җирлекне төзекләндерү юнәлешендә күләмле эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Үзара салым ярдәме белән авыл җирлекләрендә озак еллар дәвамында хәл ителә алмаган су белән тәэмин итү, юллар торышы, тротуарлар, урамнарны яктырту һәм гомумән җирлекне төзекләндерү кебек проблемалы мәсьәләләр уңай чишелеш тапты. 
– Мөслимлеләрнең җыеннарда актив катнашуына ышанабыз, – ди район башлыгы Рамил Муллин. – Ник дигәндә, Мөслимдә баручы төзелеш-ремонт эшләре һәркемнең күз алдында. Халыкның көнкүреш-яшәү шартлары елдан-ел яхшыра. Урамнарда – асфальт, тротуарлар ясала, яктырткычлар урнаштырыла. Ел саен берничә урамда төзекләндерү эшләре башкарыла. 
Быел үзара салым хисабына 1 май, Татарстан, Октябрь, Вахитов, Банк, Шашин урамнарына ремонт ясалды.“Сугышчан һәм хезмәт даны” мемориаль комплексында башкарылган ремонт-реконструкция эшләренә дә үзара салым акчасының бер өлеше тотылды. Урамнарны яшелләндерү, “Киләчәк” паркы (яңа сабантуй мәйданы), яңа төзелгән “Тамчы” йөзү бассейны территориясен төзекләндерү өчен дә өлешчә үзара салым акчасы файдаланылды. Катмыш авылына баручы тротуар төзелеше, кыш көннәрендә Мөслим юлларын кардан чистарту да халыктан җыелган үзара салым акчасына башкарылды.
Туган җиренең киләчәгенә битараф булмаган, матур яшәргә теләгән һәркем халык җыеннарында катнашыр һәм уңай тавыш бирер, дип ышанабыз.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев