Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Код сүзен файдаланып

Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә шалтыратучы татарстанлыларның 50 проценты персональ консультация алу өчен код сүзеннән файдаланды, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы буенча РФ Пенсия фонды бүлекчәсеннән.

Бердәм контакт-үзәк операторларына һәм пенсия фонды белгечләренә һәркем мөрәҗәгать итә ала. Гражданнар турындагы персональ мәгълүматларны, мәсәлән, пенсия яисә социаль пособие күләме, шәхси счет торышы, ана капиталы калдыгы, хезмәткәрләр бары тик затны идентификацияләгәннән соң гына бирергә тиеш.

Мондый мәгълүматны алу өчен фондның клиентларны кабул итү хезмәтенә барып йөрергә кирәк түгел. Код сүзе билгеләп, персональ мәгълүматларны бик тиз һәм ансат алып булачак, бары тик телефоннан шалтыратырга гына кирәк.

– Гаризада күрсәтелгән телефон номерыннан шалтыраткач, идентификация өчен өстәмә мәгълүматлар кирәк булмаячак. Башка номердан мөрәҗәгать иткән очракта паспорт мәгълүматларын һәм СНИЛСны әйтергә кирәк булачак, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Хәрефләрдән яисә саннардан торучы һәртөрле комбинация, сүзләр код сүзе булып санала ала. Аны алыштырып та була. Әлеге кодны ПФР сайтындагы шәхси кабинет аша онлайн рәвештә куеп яисә пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итеп эшләргә була, – ди ТР буенча Россия Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев