Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кирәк булмаса, ташла!

Размерлары туры килмәгән киемнәр, әллә кайчан беткән духи савытлары, кухняга керсәң, төрле савытлар шкаф киштәләрен тутырып бетергән була кайчак. Ә ник җыябыз соң? Чын хатын-кызлар өендә булырга тиешме алар? Кирәге чыкмаган әйберләр исемлеген барлап карыйк.

Сорыланган сөлгеләр
Бит сөлгесен бары тик өч көн генә кулланырга кирәклеген беләсез инде. Аннан соң аны юу зарур. Юа торгач сөлгеләр саргая, төсләре чыга, сорылана. Андыйларны жәлләмичә ташларга кирәк.
Уңайсыз туфлиләр
Кия алмагач, туфлиләрне ник сакларга? Иске, исләнгән аяк киемнәрен дә жәлләмичә ыргыту сәламәтлеккә файдалы. Аларда бактерияләр тиз үрчи.
Сувенир чынаяклар
Төрле логотиплар төшерелгән чынаяклар шкаф киштәсенең күп өлешен биләп тора кайчак.
Ярамаган күкрәкчәләр
Искергән, җилкә каешлары сузылган, күкрәкләрне тотмаган бюстгалтерлар хатын-кыз шкафында бөтенләй булырга тиеш түгел. Көннәрдән бер көнне бөтенесе дә яраксыз хәлгә килмәсен өчен, әледән-әле яңа модельләр сатып алу гадәтен кертегез.
Пары югалган оекбашлар
Пары югалган оекбашлар еллар буе тартмада ятса да, аның икенчесе табылмаячак. Шуңа күрә ыргыту хәерлерәк.
Иске дисклар
Хәзер дә CD-уйнаткычта дисклар тыңлыйсыз икән – бу сезнең хокукыгыз. Киресенчә булган очракта, аларны саклауның мәгънәсе юк.
Куллану вакыты чыккан тәмләткечләр
Аларны куллану кагыйдәләре бар: тарттырылган тәмләткечләрне – 2-3 ел, ә бөртекле борыч, кориандрны 4 елга кадәр сакларга була.
Иске бизәнү әйберләре
Консилерлар, сыек кремнарның саклану вакыты ярты ел гына. Соңыннан аларны һичшиксез ыргытырга кирәк. Тушьны өч ай саен алыштырып тору мөһим. Ә менә яраткан иннегегезне ике елга кадәр сакласагыз була.
Ватылган кулчатырларны да жәлләмичә ыргытырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев