Мөслим-информ

Чигү чиккән кеше бозымнан арына

Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле. 

Игътибар иткәнегез бардыр, кул эше белән утырган кешенең йөзенә ниндидер гаҗәеп рәхәтлек хисе чыккан була. Кемдер бәйли, кемдер чигә... Кайсы файдалырак икән соң боларның? Әйдәгез, бергәләп барлыйк әле. 
Чигү. Баш авыртуны, колак шаулауны, нерв киеренкелеген, җенси органнарның ялкынсынуын, аяк-куллардагы һөнәри чирләрне дәвалый. Чигү чиккән кеше күз тию һәм бозымнан арына, диләр. 
Макраме. Йөрәк һәм бөердәге чирләрдән, нерв киеренкелегеннән килеп чыккан баш авыртудан, гел ашыйсы һөм йоклыйсы килеп торудан, гормональ тайпылышлардан арындыра. 
Бисер үрү. Йокысызлык, игътибарны туплый алмау, баш һәм теш сызлау, матдәләр алмашы бозылу, сулыш юлындагы хроник чирләр, көзән җыерудан аралый. Каргышлы, бозым эләккән, күз тигән, гипнозга бирелүчән кешеләргә бисер үрү белән шөгыльләнергә тәкъдим итәләр. 
Агач яндырып эшләү. Нерв киеренкелеген дәвалый. Салкын тидереп еш авыручы кешеләргә шушы төр эш белән шөгыльләнергә киңәш итәләр. Кан басымын көйли, ашказаны борчып интектерсә дә, ярдәм итә. Әмма төтенен суларга ярамый. Аллергияле кешеләргә ул зыян гына салачак. Шунысын да әйтеп китү кирәктер: башка җирдә яндырып эшләнгән агач эшләнмәләрне өегезгө алып кайтмагыз! 
Тегү. Күз, кул һөм баш миенә көчле тәэсир итә. Тибү ритмы бозылган йөрәккә дә файдасы бар. Югары кан басымын көйли. Эч кабару һәм газ җыелу, арыганлык, йокысызлыкны бетерә. Кан составын яхшырта. 
Энә белән бәйләү. Йөрәккә файдасы бар. Нервлар киеренкелеген бетерә. Депрессиягә төшкән кешеләргә аннан чыгарга ярдәм итә. Баш миенә уңай тойгылар, матур хисләр китерә. 
Ыргак белән бәйләү дә баш, теш һөм колак кебек органнарны дәвалый. Остеохондроз, склероз кебек чирләрнең көчәюен тоткарлый. Йөрәккә уңай тәэсир итә. 
Интерьер әйберләре тегү. Һава торышына бәйле көчле баш авыртуыннан дәвалый. Бөер һәм бавырыгыз авыртып борчыса, колагыгызда тавыш булса, күз кабакларыгыз һәм бармакларыгыз шешенсә, йорт өчен кирәк- яраклар ясап, өй эчен бизәргә тырышыгыз. Матдәләр алмашы бозылса да, шушы мавыгу ярдәм итәр. 
ИСКӘРМӘ: Машина белән бәйләү яки чигү дәвалау көченә ия түгел, әмма организмда тупланган тискәре энергиядән арындыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: