Шахмат буенча турнир оештырылды
Мөслим лицее базасында спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар арасында шахмат турниры уздырылды.
24-28 апрель көннәрендә Мөслим лицее базасында шахмат буенча спорт мәктәбенең ачык турниры узды. 1 Май бәйрәменә багышланган турнирда 2011 елга кадәр туган балалар катнашты. Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны Камил Габидуллин алды, 2 урында Нурислам Солтанов, 3 урынны 5 яшьлек я Рамзан Хәсәнов яулады. Рамзан спорт мәктәбе оештырган дәресләргә даими рәвештә йөргән.
Призерлар һәм катнашучыларның тренеры Наил Хәмматуллин
Фото - спорт мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев