Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Мөслимдә көрәшче кыз үсә

Азалия Юнысова халыкара спорт уеннарында бронза медаль яулады.

2022нче елның 27 июленнән 8 августына кадәр Владивосток шәһәрендә «Азия балалары» исемле VII Халыкара спорт уеннары узды. Анда барлыгы 13 илдән – Әрмәнстан, Пакыстан, Һиндстан, Иран, Монголия кебек илләрдән 1300дән артык спортчы катнашты. 35 медаль яулап, Татарстан Республикасы спортчылары медаль зачетында бишенче урынны алды.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Мөслим спорт мәктәбе укучылары Самат Ногманов һәм Азалия Юнысова да бар иде. Алар спортның әлегә кадәр олимпиада уеннары исемлегенә кертелмәгән төре – көрәш буенча осталыкларын күрсәттеләр. 
2007-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар өчен көрәш турниры 6 август көнне үтте. Уен нәтиҗәләре мөслимлеләргә бронза медаль китерде. Медаль иясе – Олы Чакмак авылы кызы Азалия Юнысова. 
Азалия быел 7 сыйныфны тәмамлаган. Инде дүрт ел спорт мәктәбендә билбау көрәше буенча өстәмә белем ала. 
Кечкенә генә буйлы, әмма беләкләреннән көч ташып торган кызны өченче сыйныфта укыганда физкультура укытучысы Сирена Фәсхиева күреп ала. Нәүрүз бәйрәмендә оештырылган таяк тартышу ярышында үзеннән өч яшькә өлкәнрәк малайны бик җайлы гына җиңә ул. Бергә Мөслимгә килгәч, ул вакытта район мәдәният йортында эшләүче көрәш залына алып керә кызны Сирена ханым һәм спорт мәктәбендә белем алырга тәкъдим итә. 
Озак уйлап тормый Азалия. Әти-әнисе белән киңәшләшкәннән соң, Айдар Шәймөхәммәтов җитәкчелегендә көрәш спорты белән шөгыльләнә башлый. Укудан тыш вакытта, кичке якта әти-әнисе атнага өч тапкыр Азалияне спорт мәктәбенә йөртә. Күп вакыт такси да ялларга туры килә үзләренә. 
Бәләкәйдән үк эш сөючән, тыңлаучан, үз сүзендә тора белә торган кызның характеры әкренләп шушында чыныга. Тренерлары булган бертуган Илдар һәм Илнар Сәетгалиевләр кул астында чын спортчыга әверелә кыз. Тренировка вакытында үзеннән көчлерәк малайлар белән дә көрәшергә туры килә Азалиягә. Зур физик нагрузкаларга түзәргә, үзендә ныклы дициплина булдырырга өйрәнә ул. Тырышлык нәтиҗәсе озак көттерми: 2021 елда билбау көрәше буенча үткәрелгән республика ярышларында икенче урынга лаек була.
–    Тумыштан бирелгән көче бар Азалиянең, әмма аны үстермәсәң, уңышка ирешә алмыйсың. Азалия бассейнда да йөзә, кул көрәше буенча да уңышлары бар. Берара бадминтон белән дә шөгыльләнде. Һәрвакыт сугу көче нык булу белән аерылып тора иде, – ди Сирена Фәсхиева. 
Оештыру сәләте дә бар Азалиянең. Сүзен төпле итеп әйтә белүе, гадел булуы, үз артыннан ияртә белүен күреп, мәктәп укучылар үзидарәсенең спорт клублары җитәкчесе итеп билгеләгәннәр үзен.
“Азия балалары” халыкара спорт уеннарына махсус әзерләнергә, көрәшнең яңа кагыйдәләрен бергәләп өйрәнергә, җәйге ялларда яңабаштан өстәмә физик нагрузкаларга өйрәнергә, организмны ярышларга әзерләргә туры килә Мөслим спортчыларына. 
– Халыкара дәрәҗәдәге көрәш татарча көрәшкә охшаса да, аермасы күп. Ул үзенә дзюдо һәм ирекле көрәш элементларын туплаган. Ике атна буена кичке якта көн саен интенсив рәвештә шөгыльләнергә туры килде. Тулаем алганда, без бу ярышларга ай буе әзерләндек. Документ эшләре дә катлаулы булды, – ди Азалиянең тренеры Илнар Сәетгалиев. 
Владивостокта үткән ярыш көннәре турында телефоннан сөйләшкәндә дә, Азалиянең хисләре ташып торганы, үз-үзенә ышанычы нык булуы сизелде. Бүген ул Түбән Кама шәһәрендә туризм юнәлешендәге палаткалы лагерьда ял итә, сәламәтлеген ныгыта. 
–     Ярышлар башланырга өч көн алдан бардык. Янымда әти-әниләр булмавы, сәгать аермасына өйрәнү читен булды башта, – ди Азалия үзенең беренче зур сәяхәте турында. – Тәүге тапкыр самолетта очу мизгелләрен, һәр көнне үткәрелгән үзенчәлекле тренировкаларны, спортчыларга булган мөнәсәбәтне, яшәү шартларын, җиңүне ишеткәч туган шатлык хисләрен тиз генә онытып булмас, мөгаен. 
Яңа дуслар да таба Азалия. Төрекмән һәм һинд кызлары белән дуслашырга өлгерә. Инглиз һәм рус телендә аралаша спортчы кызлар. 
Яңа дуслар, яңа даирә, күтәренке рух, зур һәм көчле Татарстан-Россия командасының бер өлеше булу тойгысы тагын да зуррак максатлар куярга, үз өстеңдә эшләргә, рухыңны да ныгытырга көч бирсен. Без сиңа ышанабыз, Азалия!

Сирена Фәсхиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев