Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Йөзүчеләребез - Чирмешәндә

Район командасы составында 16 спортчы Чирмешәндә йөзү ярышларында катнашты.

23 апрельдә Чирмешән районының Лашманка авылында ТР Чирмешән районының беренче башлыгы Минсәгыйть Шакиров призына йөзү буенча "Кама аръягы кубогы" республика ярышлары узды.

- Район командасы составында  3 яшь категориясендә 16 спортчы катнашты. Әмирә Шәйхразиева, Әминә Хафизова, Ләйлә Баһауова, Динә Баһауова составында кызлар җыелма  командасы  катнаш эстафета дистанциясендә   көмеш урынга лаек булдылар.
Илһам Монасыйпов, Шамил Шәмсевәлиев, Айзат Галимҗанов, Илсаф Әхмәтшинны берләштергән егетләр командасы шулай ук катнаш эстафетада уңышлы чыгыш ясап  алтын медаль яуладылар. Җиңүчеләрнең тренерлары: Алмаз Дәүләтшин, Фәрхәт Хәбибуллин, Алмас Латыйпов.

Гомумкоманда зачеты буенча безнең йөзүчеләребез көмеш дәрәҗәдәге  кубокка ия булдылар.  Җиңүчеләрне  ярышларның спонсоры -ТР прокуратурасының җинаять-суд идарәсе җитәкчесе Рафаэль Шакиров бүләкләде, - дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән.

 Фотолар - спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X