Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Булат 132 балык тотты!

Быел Мөслимдә дүртенче мәртәбә Күкин фестивале үтте.  “Кояшлы Ык” ял зонасында оештырылган бәйрәмдә оста һәвәскәр балык тотучылар гына түгел, балык ашарга яратучылар да, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздырырга теләүчеләр дә катнашты.

– Үз гомерендә бер мәртәбә дә балык тотып карамаган ир-егет юктыр. Малай чакның иң кызык һәм кадерле шөгыле ул – балык тоту! Күреп торам, бәйгедә катнашучылар арасында хатын-кызлар саны елдан-ел арта бара. Бу бәйрәм райондашларыбызны берләштерү чарасы да булып тора, – диде фестивальдә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Альберт Хуҗин.

Мондый ярышлар балыкчыларның яраткан бәйрәменә әверелеп килә, чара елдан-ел күбрәк һәвәскәрләрне җәлеп итә. Быел да бәйге кызыклы эстафета ярышы белән башланып китте. Бәйгедә алты команда көч сынашты. Команда әгъзалары аяклары бәйләнгән килеш билгеле урынга барып җитәргә, кул пычкысы белән биш сантиметр киңлектә такта кисәргә, аннары йөгереп (һаман да аяклары бәйле килеш!) чиләк өстендә ясалган тишеккә кармак очына бәйләнгән “грузик”ны төшерергә тиеш иде. Бу сынауны санаулы минутта үтүче командалар да, җидешәр минут кармакны чиләккә туры китерә алмаучылар да булды.

– “Күкин” дигән сүз безнең Мөслим ягында гына киң таралу алган. Башка районнарда бу сүзне белмиләр диярлек. Күкин балыгын һәр үсмер яратып тота. Бу балыкны тоту өчен әллә ни осталык та кирәк түгелдер, бәлкем. Чын балыкчы һава шартларының нинди булуына карамастан, балыкка чыгып китә. Фестивальдә катнашучыларның елдан-ел арта баруы сөендерә. Бәйрәмгә күрше район һәм шәһәрләрдән дә кайталар, – ди ел да бәйрәмне оештыруда башлап йөрүче, Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Байрханов.

Быелгы бәйгедә Сарман районыннан, Әлмәт һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кайткан балыкчылар да катнашты. Команда эстафетасында  әтиле-уллы Ранис һәм Булат Бәдертдиновлар беренче урынны алды. 12 яшьлек Булат иң күп балык тотучы буларак та “Иң җитез балыкчы” номинациясендә җиңүче булды. Бер сәгать эчендә 132  балык тоткан үсмергә бүләккә палатка бирелде. Бер пакет тутырып дигәндәй балык тоткан егетне район башлыгы да мактады. Икенче урынны “Күршеләр” командасы алды. Шәеховлар командасына өченче урын бирелде. Эстафета уеннарында җиңгән командадагы һәр уенчыга кармак бүләк иттеләр. Беренче урын өчен – 5 метрлы, икенче урынга – 4, өченче урынга 3 метрлы кармаклар бирелде.

Эстафета тәмамлану белән балыкчылар яр буена юнәлде. Бер сәгать дәвамында үзләре белгән ысуллар һәм әзерләп алып килгән җим белән балык тотты алар. Жюри һәрбер балыкчының “табыш”ына бәя биреп, күпсанлы номинацияләр буенча җиңүчеләрне ачыклады.

Фәнис Мәҗитов – “Иң өлкән балыкчы”, Тимур Холматов “Иң яшь балыкчы” исемен  алды. “Леди-балыкчы” һәм “Беренче балык тотучы” номинацияләрендә Лилия Аверс җиңүче булды. Иң зур балык Данияр Сәетгалиевка эләкте. Айзат Исанбаев исә иң кечкенә балык тотучы буларак танылды.

Җиңучеләргә Мактау грамоталары һәм фестивальнең иганәчеләре – Игорь Бубеков, Эдуард Батталов һәм Марат Байрхановтан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар гына түгел, ярышларны тамаша кылучылар да балыкчылар ярышында әзерләнә торган төп ризык – тәмле уха белән сыйланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев