Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Байдаркаларны сынадылар

Узган шимбәдә Мөслимнең актив яшьләре байдаркада йөзде

Әлеге җайланмалар районга ТР Яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков ярдәме белән кайтарылды.

– Җирлектә туризмны үстерү, яшь буынны спортка тарту өчен мондый чаралар зур роль уйный. Райондашларыбыз су спорты төрләрен ярата. Мөслимдә ял итү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, – ди “Яшьлек” спорткомплексы җитәкчесе Шамил Мадъяров.

Спортчылар су юлы буйлап Иске Чакмактан Салауз-Муханга юл тотты. Тарихи әһәмияткә ия булган Чакмак авылының матур урыннарын барладылар, андый җирләрдә тукталышлар да  ясадылар.

Байдаркалар заманча җиһазланган. Алты урынлы көймәдә махсус ишкәкләр, хәтта каскалар да бар.

– Узган елларда да салда йөзүләр Мөслимдә даими оештырылып килде. Ул вакытта егетләр кулдан ясалган салларда сәяхәт итә иде. Быел мин дә үземне спортның шушы төрендә сынап карарга булдым. Безнең сал җилгә бирешә торган түгел, мотор куелган, – ди Динар Горланов.

Лилия Шәймиева фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев