Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

«Татнефть» кубогына ярышлар

«Татнефть» кубогына шайбалы хоккей ярышлары тәмамланды.

12 мартта Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары командалары арасында шайбалы хоккей буенча иң масштаблы яшүсмерләр ярышларына – «Татнефть» кубогына йомгак ясалды.

Быел стартка кырык алты команда чыкты. Алар барысы  алты дивизионга бүленгән.
Башта ярышлар дивизионнар эчендә уздырыла. Аннары иң көчле алты команда ярымфинал этабында уйный.
12 мартта Әлмәттә аларның дүртесе призлы урыннар өчен уйнады.

Ярышларда җиңүче һәм призерлар:
1 урын - "Ракета" (Әлмәт)
2 урын - "Энергия" (Әлмәт)
3 урын - "Беркут" (Түбән Кама)
4 урын - "Яшьлек" (Мөслим)
5 урын - "Кристалл" (Актүбә)
6 урын - "Мотор" (Лениногорск)

Иң яхшы бомбардир дип спорт мәктәбе хоккейчысы Алмаз Исламов  танылды.
Тренерлары: Раил Шакирянов, Илгиз Софеев.Фото - спорт мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев