Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәңге яшә, Татарстаным!

30 август – Татарстан Республикасы көне. 1990 елда Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Республика көне күпмилләтле татарстанлылар өчен бердәмлек һәм дуслыкны гәүдәләндерә. Бу көнне республикабызның һәр районында зурлап билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбыз яшьләренең фикерләрен сораштык

Алсу Бубекова,

Алдынгылар хәрәкәтенең Мөслим бүлеге җитәкчесе:

– Татарстан Республикасы көне – милли традицияләрне саклаучы һәм бердәмлекне чагылдыручы бәйрәм. Татарстан Республикасы – туган җирем, туган төбәгем. Мин монда үстем, тамырларым шунда. Ватаным, аның казанышлары һәм аның халкы белән ихластан горурланам. Бу – һәрвакыт кайтасы килгән, көч һәм илһам ала торган урын, мин үземне чын-чынлап бәхетле хис итә торган төбәк. Биредә тормыш кайный, дәүләт яшь талантлар төрле өлкәләрдә үз урынын таба алсын өчен барысын да эшли. Кеше кайда туса, шунда кирәк, диләр. Татарстан Республикасының яшьләр сәясәтендә бик тиз үсүен күрәм. Яңа музейлар, театрлар, галереялар ачыла, төрле фестивальләр үткәрелә. Балалар һәм яшьләр иҗади проектларда актив катнаша, мәдәни кыйммәтләргә юл ала һәм үз мөмкинлекләрен үстерә. Яшьләрнең республикабыз белән бер ритмда яшәвен телим. Яшьлегегез илһам, көч-дәрт белән тулып торсын, һәр көн яңа ачышлар һәм казанышлар китерсен! Үзегезнең тамырларыгызны онытмагыз, туган ягыбызның традицияләрен һәм мәдәниятен саклап яшәгез. Татарстаныбызның киләчәген бергәләп төзик!

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев