Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль яклау

Дәүләт ярдәмен алдыгызмы?

Редакциягә бер райондашыбыз: “Социаль контракт нигезендә аз керемлеләргә 13 мең сум акча бирәләр. Эш башлаганда да дәүләт 1 миллион сум акча күчерә, дип ишеттем. Бу ярдәмне каян алырга? Кемгә мөрәҗәгать итәргә?” –дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

 Әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлнар Расиховна, социаль контракт нәрсә ул?

– Социаль контракт – социаль яклау оешмасы белән кереме түбән булган кеше арасында килешү төзү. Бу очракта аз керемле кеше дәүләт ярдәме белән яңа һөнәр үзләштерә, эш таба яки үз эшен ача. Контракт нигезендә кешенең тотрыклы керем чыганагы барлыкка килергә тиеш. Социаль контрактны Татарстанда теркәлгән һәм шунда яшәүче аз керемле гаилә яки аз керемле ялгыз кеше рәсмиләштерә ала. Аз керемле гаиләнең эшкә сәләтле балигъ булган барлык әгъзалары да контракт төзүгә ризалык бирергә тиеш.

– Социаль контракт төзүчеләргә дәүләт ярдәме тигез күләмдә биреләме?

– Ярдәм күләме төрле максатлар өчен төрлечә билгеләнә. Мәсәлән, төп яисә өстәмә эшкә урнашканда 13319 сум акча түләү каралган. Кеше эшкә урнашкач, хезмәт хакына өстәп, дүрт ай дәвамында шушы сумма түләнә. Тик бер шарт бар: гариза социаль яклау бүлегенә кеше эшкә урнашканчы тапшырылырга тиеш. Шәхси эшмәкәр яки үзмәшгуль булып теркәлгәндә 350 мең сумга кадәр бер тапкыр бирелүче түләү алырга мөмкин. Бу очракта тотылган акча турында бизнес-план нигезендә хисап тотарга кирәк була.

Фото – Г.фатхуллинаның шәхси архивыннан.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев