Бөек Ватан сугышы ветераннарына төрле социаль ярдәм
Районыбызда сугыш чорының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән 120 тыл ветераны яши. “Сугыш ветераннарының тол хатыннары” статусына ия биш кеше бар. Сугыш чоры балаларының саны – 1 меңгә якын.
“Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы” Закон нигезендә ветераннарга социаль ярдәм чаралары билгеләнгән. Әлеге канун буенча тыл хезмәтчәннәренә ай саен 902 сум акчалата түләү, бушлай теш һәм колак протезлары ясату каралган. Социаль яклау бүлегенең өйгә килеп хезмәт күрсәтүеннән республикада 1320 ветеран, шул исәптән 32 Бөек Ватан сугышы ветераны, 11 сугыш инвалиды, 1091 тыл хезмәтчәне файдалана.
– Районда 25 тыл ветеранына һәм “сугыш ветеранының тол хатыны” статусына ия булган өч хатын-кызга өйләренә барып хезмәт күрсәтәбез. Социаль хезмәткәрләр ашарга пешерә, өй җыештыра, кибеттән кирәкле продукцияне алып кайта, керләр юа. Өлкәннәр социаль хезмәткәрләрнең эшеннән бик канәгать, – ди “Маяк” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Рәмилә Гыйльметьянова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 8 май санында укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев