Эшкә яраксызлык өчен түләү
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге быел 470230 кешегә хезмәткә яраксызлык кәгазьләре буенча 1 миллионнан артык түләү башкарган
2022 елдан хезмәткә яраксызлык кәгазе күбесенчә электрон рәвештә рәсмиләштерелә.
Авыруның беренче өч көнен оешма – үз акчасыннан, калган көннәр Социаль фондның Татарстан бүлеге тарафыннан түләнә.
– Хастаханә кәгазе турындагы мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта бар. Татарстанлылар “больничный”ның ачылуын, озайтылуын, ябылуын, пособиеләр күләме турында һәм башка мәгълүматларны карый ала, – дип искәртә Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пособие күләме узган ике елдагы уртача хезмәт хакына һәм хезмәт стажына бәйле. Стаж биш елдан да кимрәк булганда, уртача хезмәт хакының 60 проценты (көненә 2423,83 сумнан да күп түгел), биш-сигез ел стаж булганда, 80 процент күләмендә (көненә 3231,78 сум) пособие түләнә. Стаж сигез елдан артып китсә, пособие уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә (көненә 4039,73 сумнан артык түгел) бирелә.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев