Мөрәҗәгать итүчеләр саны арта
“Яңа ел табынына әзерләнгән ризык белән агуланып килүчеләр күп була.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында хастаханәгә ашказаны-эчәк авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. “Яңа ел табынына әзерләнгән ризык белән агуланып килүчеләр күп була. Салатның кулланырга яраклы вакыты бар. Майонезлы салатлар – 12, винегрет – 18, койка (холодец) –12, кыздырылган тавык 36 сәгать эчендә ашарга ярый”, – ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев