Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дусайда яңа ФАП ачылачак

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында яңа ФАП бинасы төзелә.

Дусай авылында фельдшер-акушерлык пунктының (ФАП) яңа бинасы төзелеше дәвам итә.

"Объект "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" федераль программасы буенча төзелә. Төзелеш тәмамланганнан соң, пункт яңа җиһазлар белән комплектланачак. Эш барышы белән район башлыгы танышты", - дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.

Район башлыгы Альберт Хуҗин фикеренчә, әлеге программаларның авыл җирлекләре өчен әһәмияте гаять зур. Хәзерге вакытта Дусай авылында 151 кеше яши, алар якын арада уңайлы шартларда квалификацияле медицина ярдәме ала башлаячак.
 

Фотолар - район администрациясенең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев