Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең балаларың, Мөслим!

Туган җиремә хезмәт итәм

Яшь механизатор Илназ Гайнетдинов туган җирендә эшләве белән горурлана

Нарат Асты авылы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Тукай шигырьләрендәгечә, урман-каенлыклар йортлар өстенә авып тора. Ә нарат урманнарының саф һавасын сулап туеп булмый. Бар күңеле белән шушы авылга береккән “Туган як” агрофирмасы механизаторы Илназ Гайнетдинов кендек каны тамган җирдә “үз илемдә – үз көем” дип яши.

Илназ туган авылыннан читкә китү хакында уйлап та карамый. Мәктәп тәмамлагач, ул Мөслим аграр көллиятенә юл тота.

– Авылдан китәсем килмәде, шуңа авылдагы иң мәртәбәле һөнәрне үзләштерү – тракторчы булу теләге белән көллияткә укырга кердем. Анда укыганда, “Туган як” агрофирмасында практика уздым. Агрофирмада эшләү бик ошады. Бирегә яңа техника кайтып тора, хезмәт кешесенә игътибар зур, – ди Илназ.

Аграр көллиятне тәмамлагач, ул ир-егетләрнең изге бурычы булган хәрби хезмәттә булып кайта.

И. Гайнетдинов 2018 елдан бирле “Туган як” агрофирмасында хезмәт куя. Агрофирманың генераль директоры Раил Җиһангиров Илназны бик тырыш егет дип мактады.

– Агрофирманың киләчәген без яшь механизаторларда, яшь белгечләрдә күрәбез. Илназ Гайнетдинов – шундый яшьләрнең берсе. Тырыш, үзенә тапшырылган эшне тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкара. Шуңа күпвакыт аңа җаваплы юнәлешләрдә җир эшкәртү эшен тәкъдим итәбез. Үзенә тапшырылган техниканы саклап, һәрвакыт төзек тотканы өчен узган ел гына кайткан "К-700" тракторын Илназга тапшырдык, – ди Раил Җиһангиров.

Илназның төп вазыйфасы – җир эшкәртү. Агрофирма кырларында бөртеклеләр яхшы шытым бирсен өчен җир әзерли ул. Туган җирендә, авыл хуҗалыгында хезмәт куюына бер дә үкенми яшь механизатор.

– Авыл хуҗалыгы тармагына белемле, хезмәт сөюче яшьләр бик кирәк. Мәктәп тәмамлау белән тизрәк шәһәргә омтылучы егетләргә гаҗәпләнеп карыйм: анда да беркемне дә көтеп тормыйлар бит. Шәһәрдә дә тырышып хезмәт итәргә кирәк. Эшләмәсәң, беркемгә дә тик торганнан гына бер нәрсә дә китереп бирмиләр. Агрофирмабызда тырыш хезмәт куючыларга бөтен мөмкинлекләр бар. Җитәкчелек тарафыннан да игътибар зур: хезмәт хаклары вакытында түләнә, күләме дә канәгатьләнерлек. Иң мөһиме – ялкау булмаска кирәк. Эш сөйгән, хезмәт яратучы егетләрне агрофирмада хуплап каршы алалар, – ди Илназ.

Бүген “Туган як” агрофирмасы механизаторлары техниканы кышкы саклауга куя. Илназ Гайнетдинов та тракторын кышкы ялга әзерли. “Язгы кыр эшләре башлануга, тракторымны әзерлек сызыгына кую өчен тырышам. Эш башлангач, төрле өзеклекләр килеп чыкса, рәхәт түгел. Яңа булса да, техниканы карап, һәр детален барлап, эшчәнлеген тикшереп чыгу беркайчан да артык түгел. Шуңа кыр эшләренә һәр корал әзер булсын, дип тырышабыз,” – ди Илназ.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 25 октябрь саныннан укыгыз.

Фото – И.Гайнетдиновның шәхси аривыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев