Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Сөмбел Билалова: «Беребез дә алда нәрсә булачагын белми...»

Артист белән яңа җыры, иҗади һәм шәхси тормышы турында сөйләшеп алдык

«Ниһаять, минем репертуарда мәхәббәт турында булмаган җыр барлыкка килде. Соңгы елларда темаларны үзгәртергә тырышсам да, минем җырларым төп мәхәббәт, ярату турында», – ди Сөмбел Билалова.

- Сөмбел, яңа «Язмышлар китабы» җырының тарихын сөйлә әле.

- «Язмышлар китабы»ның көен дә, сүзләрен дә Венера Мәхмүтова иҗат итте. Венера апа – минем бик күп җырларымның авторы, миңа һәрвакыт яңа җырларын җибәреп тора. Әлеге җырны мин инде моннан 3 ел элек сайлап алган идем һәм менә хәзер генә тамашачыма ишеттерә алдым. Минем иҗатта андый еллар буена эшләнә торган җырлар аз түгел. Һәрбер җырның да үз вакыты була торгандыр ул. Нәтиҗәдә, озак эшләнгән җырлар башкаларына караганда уңышлырак та булып чыга әле алар. Әлеге җыр да 3 ел буе үз вакыты җиткәнен көтте. Венера апа: «Кайчан чыгарасың инде?» – дип, берничә тапкыр үпкәләп тә язды. Ләкин җырны чыгару өчен дә илһам кирәк, сатып алган мизгелдә үк эшләп булмый аны.

Бу җырны яздыргач, ниһаять, минем репертуарда мәхәббәт турында булмаган җыр барлыкка килде (көлә). Соңгы елларда темаларны үзгәртергә тырышсам да, минем җырларым – нигездә мәхәббәт, ярату турында.

Мин инде 20 ел буена җырларымны Марат Мухин белән эшлим. Яздыруын да аның студиясендә яздырам. Әлеге җырга аранжировканы башка кеше белән ясаган идек. Әмма аңа Марат белән дә төзәтмәләр кертергә туры килде. Шуңа күрә җырны чыгару шактый тоткарланды. Сторисларыма әлеге җырны яздыруымны куйгач, Венера апа да бик шатланды инде. Кичә менә җыр барлык мәйданчыкларда дөнья күрде. Халыкка ошый кебек, уңай кайтавазлар күп килә.

Тулырак: https://intertat.tatar/news/sombel-bilalova-berebez-da-alda-narsa-bulacagyn-belmi-5869597

Фото – Сөмбел Билалованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев