Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Ханнанов эшен карады

Ханнанов гаебен тулысынча таныды.

– Спиртлы эчемлекләр кулланам, әмма сыра гына эчәм. Монысында күбрәк киткән, күрәсең. Тик алкоголь кулланган хәлдә рульгә утырганым юк иде. Гаебемне тулысынча таныйм, – диде Ханнанов.

Мировой судья, Ханнановның күрсәтмәләренә дәлил буларак, аның гаебен раслаучы видеоязма да күрсәтте. Видеоязмадан күренгәнчә, Ханнанов алкотестерга өрүдән дә, ашыгыч ярдәм бүлегендә кан анализлары тапшырудан да баш тартмый. Шулай да үзен җибәрүләрен сорап ялынуы, оялуы, гамәлләренең фаш ителүе өчен борчылуы да ачык күренә.

– Алкотестер канда алкоголь күләменең рөхсәт ителгәннән 1,5 тапкыр күбрәк булуын күрсәтте. Райондашыбызны спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырырга берәү дә мәҗбүр итмәгән. Ялгыш адым ясарга яшел елан этәргеч биргән, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Җәмәгать суды административ җинаять кылганы өчен Ханнановка 30 мең сум штраф билгеләде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев