Суд карары чыкты
Соңгы ике атнада районның ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган 7 шоферны тоткарлаган
Шуларның икесе алкогольле эчемлекләр кулланган килеш беренче генә тапкыр рульгә утырмый.
26 июль көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Сәләмов эшен карады. Ир-егет эчүенең сәбәбен дустының туган көнен билгеләп үтүе белән аңлатты. Ул гаебен өлешчә таныды.
– Сәләмовның “салып” йөрүе турында ишеткәләдек. Югары тизлек белән машинада “чапкан” райондашыбыз чираттагы “бәйрәм” вакытында тоткарланды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Алкотестерга өргәннән соң алкоголь ачыклануын белгәч, бик күпләр: “Дару эчтем”, – дияргә ярата. Хастаханәдә анализлар биргәч, канында спиртның тиешле нормадан күбрәк булуы дәлилләнгәч тә күпчелек алкоголь куллануын инкарь итә. Бу очракта да шулай булган.
Мировой судья ир-егетнең гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да тәкъдим итте. Язмада Сәләмовның ДАИ инспекторлары белән сүз көрәштерүе күренә. Хәрәкәтләреннән һәм сөйләшүеннән ир-атның исерткеч эчемлекләр кулланганлыгына ишарәләүче сүлпәнлек һәм агрессия күренә. Райондашыбызның канында спирт күләме тиешле нормадан җиде тапкыр күбрәк булган!
Административ җинаять кылганы өчен Сәләмовка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев