Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү вакытында райондашыбызның канында спиртның тиешле нормадан алты тапкыр артык булуы ачыкланган

16 июль көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Камаев эшен карады. Камаев, башкалардан аермалы буларак, гаебен тулысынча таныды.

– Мин элек нык эчә идем. Эшсез калгач, хәләлем табибка алып барды. Биш ел эчмәдем. Кичә “ычкындым”, димәк, тагын эшсез калдым, дигән сүз. ДАИ хезмәткәрләре тоткарлаганда нинди халәттә булуымны да хәтерләмим, – диде Камаев.

Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү вакытында райондашыбызның канында спиртның тиешле нормадан алты тапкыр артык булуы ачыкланган.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев