Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Алкогольле эчемлекләр кулланган килеш рульгә утыручылар һаман да бар. Моны җәмәгать суды алдына басучыларның саны арту да раслый

2 июль көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Кашапов эшен карады. Ул гаебен танымады.

– Мин гомумән үземне гаепле, дип уйламыйм. Күршем сораганга гына утырдым рульгә. Нәрсә, күршемнең егылып үлгәнен карап торасы идемени?! Мин кешене коткардым! Алдагы көнне эчкән идем, әмма күп димәс идем, – диде Кашапов.

Кашаповның суд көнендә дә аек булмавын бүлмәгә таралган әче ис “сатты”. Мировой судья райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы күрсәтте. Видеоязмада Кашаповның машина салонында үзе генә булуы, ДАИ инспекторлары белән сүлпән сөйләшүе аермачык күренеп тора. Моннан тыш алкотестер һәм соңрак район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә уздырылган тикшерү дә райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан дүрт мәртәбә артык булуын күрсәткән!

Административ җинаять кылганы өчен Кашаповка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Суд барышында райондашыбызның юл хәрәкәте кагыйдәләрен быел гына да 12 тапкыр бозуы ачыкланды!

Татар-информ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура