Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Быел алкогольле эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган өчен тоткарланган 11 кешенең өчесе – хатын-кызлар.

21 февраль көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Якубова эшен карады. Күрше районнан килгән хатын-кыз профилактика максатыннан уздырылган рейд барышында тотарланган.

– Сарман районыннан Мөслимгә кунакка килгән хатын-кызны кич белән туктаттык. Бу көнне транспорт чараларына массакүләм тикшерү үткәрелде. “Тонировка” операциясе барышында спиртлы эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә итүчеләр әледән-әле очрап тора, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. 
Спиртлы эчемлек исе аңкып торган хатын-кыз алкоголь куллануын инкарь да итмәгән, тикшерү үтүдән дә баш тартмаган. 

– Спиртлы эчемлек кулланган килеш рульгә утыру җәмәгать суды алдына басу белән төгәлләнә икән. Мин моны белмәдем, – диде ул тыныч кына.
Бу сүзләре белән ул исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә беренче мәртәбә генә утырмавын да таныды булса кирәк.

Мировой судья Якубованың гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да тәкъдим итте. Әлеге язмада Якубованың ДАИ инспекторлары белән көч-хәл сөйләшүе, егылмас өчен машинасына таянып басып торуы аермачык күренә. Райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан биш (!) мәртәбә күбрәк булуын алкотестер гына түгел, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализлар да раслый. 

Административ җинаять кылганы өчен Якубовага суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев