Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

14 гыйнварда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Якупов эше каралды. Ул гаебен тулысынча таныды.

Быел алкогольле эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган 6 шофер тоткарланган. Узган атнада спиртлы эчемлекләр кулланып рульгә утырган өчен дүрт райондашыбыз җәмәгать суды каршына басты.

14 гыйнварда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Якупов эше каралды. Ул гаебен тулысынча таныды.

– Мин ул көнне ничек руль артына утырганымны да, ДАИ инспекторларына эләккәнемне дә хәтерләмим. Күп эчкән булганмындыр инде. Дөрес эшләмәгәнмен, хатамны таныйм. Тик үкенүдән файда юк. Шул көннән бирле башым авырта, – диде Якупов.

Алкотестер һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан өч тапкыр күбрәк булуын күрсәткән. Мировой судьяның райондашыбызның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да дәлил буларак карарга тәкъдим итте. Якупов гаебен танып, аны караудан баш тартты.

– Күпләр рульгә утырганда башкалар гомере өчен җаваплы булуын оныта. Спиртлы эчемлекләр кулланып транспорт белән идарә итү – зур җинаять! – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Административ җинаять кылганы өчен Якуповка суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. 

Лилия Шәймиева

Фото - "Татар-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев