Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

5 гыйнвар көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырган Камалетдинов эшен карады. Ул гаебен танымады.

Ул гаебен танымады. – Соңгы арада дарулар эчәм, аларның составында да спирт бар бит, шушы чыккандыр инде, – диде Камалетдинов.
Һәр өченче гаепләнүче шушы сүзләрне кабатлый: янәсе, дару яки ачыган компот эчкән. Канга чыксын өчен дару белән компотны тәпәнләп эчү дә җитмидер ул?!
Камалетдинов гаебен танырга теләмәгәч, судья оператив видеосъемканы да күрсәтте. Әлеге видеоязмада Камалетдиновның аякларында көч-хәл торуы, сүзләрен үзара бәйли алмавы, сүгенүе күренә.
Райондашыбызның канында спиртның рөхсәт ителгән күләме биш мәртәбә артык булган! Моны алкотестер һәм район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә узган тикшерү дә дәлилләгән.

– Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утыручыларның якыннары да зыян күрә. Машина йөртүчеләр транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителеп, эшсез һәм керемсез калгач кына хәлне аңлый, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Административ җинаять кылганы өчен Камалетдиновка 30 мең сум штраф билгеләнде һәм 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Судта аның ярты ел эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен 14 мәртәбә бозуы да ачыкланды.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев