Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

2 ноябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Шакиров эшен карады. Шакиров гаебен танымады.

– Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә бер мин генә утырмыйм бит инде! Бөтенесе дә йөри! Ә менә мине эләктерделәр! Ике бокал сыра алкотестерга чыгарга тиеш түгел бит! Машина – бердәнбер эш чыганагы, шәһәрләргә кеше йөртәм. Үземне гаепле дип санамыйм, – диде Шакиров.

Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы тәкъдим итсә дә, райондашыбыз һаман үзенең хаклы булуын исбатларга теләде. Видеоязмада исә, ДАИ инспекторлары туктаткач, Шакировның көчкә сөйләшүе, аягында чайкалып торуы аермачык күренә. Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән тикшерү дә гаепләнүче файдасына түгел. Алкотестер Шакировның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән дүрт мәртәбә (!) артык булуын күрсәткән.

– Алкоголь кулланучыларның хәмер сөремендә фикере чуала, алар ситуацияне адекват бәяли алмый башлый. Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утыручыларның бик азы гына судта гаепләрен таный, – диде районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Шакировка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум штраф билгеләнде. Моннан тыш Шакиров 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев