Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

22 ноябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш рульгә утырган Шәйхетдинов эшен карады. Шәйхетдинов гаебен тулысынча таныды.

– Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә утырганым бар иде, бу юлы тотылдым. ДАИ инспекторларыннан качып булмады, тоткарладылар. “Права”сыз ике кулсыз калам. Бәлки гафу итәрсез?.. Машинам да кредитка алынган. Гаебемне тулысынча таныйм. Башка эчмәскә ант итәм, – диде Шәйхетдинов, сабыйларча беркатлылык белән.
Мировой судья ир-атка гаебен раслаучы видеоязманы күрсәтте. Анда Шәйхетдиновның машинада Пушкин урамындагы сәүдә үзәге артына кереп китүе, артыннан “мигалка”сын кушкан ДАИ машинасының баруы күренә. Алкотестер Шәйхетдиновның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән өч мәртәбә артык булуын күрсәткән.
– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылар машинасы ярдәмендә гаиләсен туендыруын, аның бердәнбер акча кертү чыганагы булуын нигәдер судта гына аңлый. Гафу сорап, “башка эчмим” дип бирелгән вәгъдә-антлар гына җаваплылыктан коткара алмый, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Җәмәгать суды Шәйхетдиновка административ җинаять кылганы өчен 30 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Моннан тыш Шәйхетдинов 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Фото - "Мөслим-информ"  архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев