Суд карары чыкты
6 июнь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Миронов эшен карады.
Авылдан район үзәгенә дустын китергән егет руль артында эчеп йөрүенең сәбәбен эшсезлектә дип аңлатты. Шулай да Миронов үз гаебен тулысынча таныды:
– Эшсез калуыма да эчү сәбәп булды. Иртән махмырдан торулары авыр булгач, эштән кудылар үземне. Эчүне ташлый алмыйм, кодлаштыру да ярдәм итмәде. Спиртлы эчемлекләр белән мавыгуны ташларга тырышачакмын.
Мировой судья Мироновның гаебен дәлилләүче оператив видеосъемканы да карады. Әлеге язмада Мироновның аягында көчкә басып торуы аермачык күренә иде. Райондашыбызның канында спирт күләменең тиешле нормадан ике тапкыр артыграк булуын алкотестер гына түгел, район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә үткәрелгән лаборатор анализлар да раслаган.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында
Фото – "Татар-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев