Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

27 март көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган Акмалов эшен карады. Акмалов гаебен тулысынча таныды. Суд залында мировой судья райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма да тәкъдим итте.

– Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырганым юк иде, шайтан котырткандыр инде. Туган көннән җәяү кайтырга теләмичә, руль артына утырдым. Өйгә кайтып җитәргә 100 метр ара калганда ДАИ инспекторлары туктатты, – диде Акмалов.
ДАИ инспекторлары тәкъдим иткән алкотестерга өргәннән соң, Акмаловның канында алкоголь промиле күләменең рөхсәт ителгәннән артып китүе ачыкланган
– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырып күбесе юл-транспорт һәлакәтләре сәбәбе була. “Шофер” белән “алкоголь” сүзләре янәшә йөри алмый, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.
Башка бик күп гаепләнүчеләр белән чагыштырганда, Акмаловның кылган гамәленә ихластан үкенү хисе аермачык чагылды. Тик соңыннан үкенүдән файда юк шул. Мировой судья алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен җәза билгеләде:
Җәмәгать суды алдына баскан Акмаловка административ җинаять кылганы өчен суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Моннан тыш Акмалов 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
 

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев