Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Суд карары чыкты

Башкаларның хата­сын сабак итеп алмыйча, исерткеч эчемлекләр кул­ланган хәлдә руль артына утырган тагын бер район­дашыбыз судка чакырыл­ды. Мировой суд алдына Садриев басты.

– Моңарчы руль артына мондый хәлдә утырганым юк иде. Улымның туган көнен билгеләп үттек тә, иртән эшкә чыгып китәргә туры килде. Кичтән эчкәч, “чык­мас әле” дип уйладым, ләкин канда калган булып чыкты. Бәйрәм итү кесәгә шактый сугачак, – ди райондашыбыз.

Садриев яклау эзләмәде, күпләр кебек гаепле булуын да инкарь итеп азапланмады. Кылган гамәле өчен үкенүен белдереп, гаебен таныды.

– Садриев массакүләм тикшерү барышында тукта­тылды. Исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган ике райондашы­бызга беркетмә төзедек, эшләрен тикшерү өчен суд­ка җибәрдек. Садриевның үз-үзен тотышы сәер булма­са да, алкотестерга өргәч, ка­нында алкоголь күләменең нормадан артык булуы ачы­кланды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Садриевка суд тара­фыннан 30 мең сум штраф билгеләнде һәм бер ел да сигез айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев