Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Юньлегә илтми

Спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар арасында хатын-кызлар да бар. Профилактика максатыннан уздырылган рейд барышында ДАИ хезмәткәрләре спиртлы эчемлек исе аңкып торган ике машина йөртүчене тоткарлады, шуларның берсе – хатын-кыз.

Судта Гәрәев эше каралды. Райондашыбыз гаебен тулысынча таныды. – Җомга көнне дуслар белән бәйрәм итеп алу безнең традиция инде ул. Гадәттә өч-дүрт кешегә ике шешә “бөкли” идек тә таралыша идек. Монысында күбрәк киткән шул. “Иртәгә эшкә барасы бар, азрак эчәсе булыр”, – дип уйласам да, хәмер үзенекен иткән. Күпме эчкәнне хәтерләмим, – диде Гәрәев.
Гәрәевны районның ДАИ хезмәткәрләре Мөслим күперендә тоткарлаганнар. Авылдан район үзәгендәге кибеткә спиртлы эчемлек алырга дип килгән ир-егетнең аякларында авырлык белән басып торуы дәлил буларак күрсәтелгән видеоязмада да күренә. 

Лилия Шәймиева

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 декабрь санында 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев