Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сабак булсын

Гамәлләре өчен җавап бирә

Ел башыннан 82 райондашыбыз спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган. Шуларның 68е үз гамәлләре өчен җавап бирергә җәмәгать суды алдына басты.

20 октябрь көнне мировой судья спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган Харисов эшен карады. Ул, авырлык белән булса да, гаебен таныды.

– Компот кына эчкән идем. Чирләп торам. Дарулар белән буталып, компот реакциягә кердеме икән әллә?! – диде ул, күзен дә йоммыйча.
Райондашыбызның канында спиртның нормадан шактый артык булуы ачыкланган. Гаепләнүче гаебен видеоязма карагач кына танырга мәҗбүр булды. Видеоязмада Харисов теле көчкә әйләнеп, хокук сакчыларына сүгенү катыш орышу сүзләрен мулдан чәчте.
Гаепләнүченең видеоязманы ахыргача карап бетерергә ояты җитмәде, күрәсең. Ул эшне тизрәк төгәлләүләрен сорады.

– Бик күпләр спирт исе килүен һәм приборда алкоголь ачыклануын компот һәм дарулар белән бәйләргә ярата. Алкотестер ярдәмендә алкогольле эчемлекләр генә ачыклана, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Административ җинаять кылганы өчен Харисовка суд тарафыннан 30 мең сум күләмендә штраф билгеләнде һәм бер ел да җиде айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Суд барышында райондашыбызның юлда тизлекне арттырганы өчен бер ай эчендә алты мәртәбә штрафка тартылуы да билгеле булды.

Лилия Шәймиева

Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев