«Август-Мөслим»: өлкән буынга хөрмәт һәм кайгырту
Өлкәннәр ункөнлеге

«Август-Мөслим»: өлкән буынга хөрмәт һәм кайгырту

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан «Август-Мөслим» агрофирмасы лаеклы ялдагы хезмәткәрләрен тәбрикләде

Компания үз тарихына һәм тамырларына тугрылыклы булып, өлкән буын вәкилләрен игътибарсыз калдырмады.

Бәйрәм алдыннан предприятие урнашкан авылларда яшәүче үз пенсионерларына азык-төлек пакетлары әзерләп тапшырылды. Бу — өлкәннәргә күрсәтелгән олы хөрмәт билгесе генә түгел, ә аларның күпьеллык хезмәтенә рәхмәт сүзе дә.

«Август-Мөслим» өчен кеше — иң кыйммәтле байлык. Шуңа күрә дә компания социаль ярдәм күрсәтүне даими рәвештә дәвам итә һәм авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуга зур өлеш кертә.

Фотолар – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. 


Нет комментариев