1 октябрьдан өлкәннәр декадасы башланды
Өлкәннәр ункөнлеге

1 октябрьдан өлкәннәр декадасы башланды

Район башлыгы Альберт Хуҗин Өлкәннәр көне уңаеннан тәбрикләвен җиткерде

Анда мондый юллар бар: “Өлкәннәр көне – буыннар бердәмлеге һәм чорлар элемтәсе символы. Бу көнне без әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, барлык өлкәннәргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Без сезнең белән горурланабыз! Сез безгә игелеклелек һәм гаделлек дәресләре биреп, үз эшең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык тоярга өйрәтәсез. Сезгә сәламәтлек, көч һәм түземлек телим. Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә бәхетле гомер итәргә язсын!”.

Фото – район башлыгы Альберт Хуҗинның шәхси архивыннан. 


Нет комментариев