1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне матур чараларга бай булды
Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм иртәсен район картлар һәм инвалидлар йортыннан башлады
Биредә бәйрәм уңаеннан бәйрәм тантанасы узды. Альберт Хуҗин интернатта тәрбияләнүче өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде, хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, тәмле күчтәнәчләр таратты. Чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Бәдретдинова, Район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов, Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнар Фәтхуллина да катнашты. Өлкәннәргә бәйрәм тәбрикләүләрен интернат-йорт директоры Гөлнар Шакирянова һәм Дамир Сөләйманов та җиткерде.
Интернат-йорт коллективы да өлкәннәргә үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм чарасы матур җырлар һәм уеннар белән үрелеп барды.
Бәйрәм ахырында интернат-йортта коллективы район башлыгы А.Хуҗинга биредә тәрбияләнүче рәссам Илшат Мөхәммәтдиновның район башлыгына ясаган портретын бүләк иттеләр.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Нет комментариев