Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Милли йолалар

Әстерхан Сабантуе

Мөслим районы делегациясе Әстерхан өлкә Сабантуенда булып кайтты.

Май уртасы булуга карама­стан, Әстерхан өлкәсендә Са­бантуй үткәрергә җыенуларын ишеткәч, гаҗәпләнеп куйдым. “Бик иртә түгелме?” – дигән уй кил­де. Россиянең татарлар яши тор­ган көньяк өлкәләренең берсе бул­ган Әстерхан якларының климаты бездәгедән аерылып торуын белсәм дә, үз төбәгебездәге табигать шарт­ларыннан чыгып туган фикер иде бу. Мөслим муниципаль районы делегациясе, республикабызның башка районнары кебек үк, hәр елны Россия төбәкләренең берсенә барып, милләттәшләребезгә Са­бантуй үткәрүдә ярдәм итә. Быел безнең өлешебезгә Әстерхан өлкә Сабантуе туры килде.

Ерак сәфәргә бөтен киңлеге белән яшеллеккә күмелгән район территори­ясе озатып калса, Әстерхан якларын­да иксез-чиксез даланы каплап алган кып-кызыл мәк, лалә чәчәкләре инде сулган, агачлардан кала тирә-як сары төс алган табигать каршы алды. Бер уйласаң, гаҗәп түгел, кышларын бик аз гына кар күргән бу якларда яз бик кыска икән, май ае булуга карамастан, hава температурасы көндезләрен 30 градуска якынлаша. Сабантуй үткәрү урыны да бездәге кебек яшеллеккә, бо­лын чәчәкләренә күмелеп утырмый. Аз гына җилдән дә тузан күтәрелергә тора. Оештыручыларга, Сабантуйда катнашучылар өчен махсус җәймәләр җәеп, ял зоналары көйләргә туры килгән.

Әстерханлылар Татарстан Ре­спубликасы исеменнән килгән район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендәге Мөслим районы делегациясен бик җылы каршыла­ды, кадер-хөрмәт күрсәтте. Әстерхан өлкәсенең Идел буе муниципаль берәмлеге башлыгы Дмитрий Мазаев үзе җитәкләгән районның көнкүреше, социаль-икътисадый үсеше белән та­ныштырды, киләчәккә үсеш планнары белән уртаклашты. Районның башка­лага якын урнашуы, су hәм тимер юл­лар челтәре, автомобиль транспор­ты районның икътисадый үсешенә уңай шартлар тудыра икән. Балыкчы­лык, яшелчәчелек, бакча культурала­ры үстерү дә районның йөзен билгели. Шунысын да әйтергә кирәк, җылы як булса да, бөтен җирдә теплицалар те­зелеп киткән. Аларда инде кыяр, поми­дор, аш тәмләткечләр өлгергән, алар­ны сатуга чыгаралар. Карбыз да оза­кламый өлгерә, диделәр.

Кунакханәгә урнашып, тамак ялгап алгач, башкаладан нибары унике ча­крым ераклыкта урнашкан Җәмәл (Три Протока) авылы территориясендәге Сабантуй мәйданына килдек. Бөтен йөзе белән балкып каршы алган, “Нин­ди ярдәм кирәк? Сорагыз!” – дип кенә торган Рамазан Мөхәримов шушы җирлекнең башлыгы булып чыкты. Аның сөйләшүендә, үз-үзен тотышын­да безнең килүебезгә чиксез шатла­ну һәм үз җирлеге белән горурла­ну ярылып ята иде. “Былтыр мин дә Мөслимдә узган Бөтенроссия авыл Сабантуена барырга тиеш идем, ки­чектергесез эшләр аркасында бара алмадым,” – дип, үкенүен белдер­де ул. “Безнең авыл советы муници­паль берәмлегендә алты мең кеше яши, шуларның өч меңе – татар милләтеннән. Татар мәктәбе бар, анда балалар татар телендә сөйләшә. Укы­тучыбыз Гөлфия Вәлиева, конкурста гран-при яулап, Татарстан Президен­ты кулыннан бүләк алып кайтты”, – диде ул, сөенүен яшермичә.

– Мәчетләребез эшли. Былтыр ме­ценат ярдәмендә яңа мәчет төзеп, дин­дар авылдашларыбыз файдалануына тапшырдык. Киләсе елда Бөтенроссия Сабантуе бездә була, мөслимлеләрнең тәҗрибәсен ныклап өйрәнергә исәплибез,” – дип планнары белән ур­таклашты Рамазан Мөхәримов.

Сабантуй башланганчы, кичтән үк Мөслим егетләре чатыр корып куйды, безгә бирелгән территория төсле әләмнәр тезмәсе белән матур итеп бизәлде. Чатырда Мөслимебез күренешләре, соңгы елларда бар­ган төзелеш, ремонт объектлары фоторәсемнәреннән күргәзмә бул­дырылды. Татар милли ризыкларын­нан hәм кайнар ашларыннан табын әзерләнде. Кунакка кергән Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы, өлкәнең хөкүмәт рәисе Олег Князев, аны оза­тып йөрүче хөкүмәт әгъзаларында күргәзмә зур кызыксыну уятты. Алар район башлыгы Альберт Хуҗинны со­рауларга күмде.

Өлкәнең вице-губернаторы Олег Князев, Әстерхан өлкәсеннән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Әюпов, өлкәнең Идел буе муниципаль берәмлеге башлыгы Дмитрий Маза­ев, Әстерхан өлкәсенең татар милли- мәдәни автономиясенең региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Динара Межитова Сабантуйда катнашучы­ларны сәламләде. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин Татарстан Президентының котлавын җиткерде, мөслимлеләрнең сәламнәрен тап­шырды. Соңыннан Бөтендөнья та­тар конгрессының татар милли хәрәкәтендә актив катнашкан, гореф- гадәтләрне, мәдәниятне саклауга зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сабантуйның бизәге – милли көрәш, ат чабышлары, дип әйтергә яратабыз. Әстерхан өлкә Сабантуен­да булды алар. Иң кызыгы – дөя ча­бышлары да оештыралар икән анда. ТР җыр hәм бию ансамбле чыгы­шы Сабантуйның бизәге булды. Ан­самбль әстерханлыларга кичтән дә зур концерт күрсәтте. Шунысы бик ачык сизелеп тора: Әстерхан өлкәсе җитәкчеләре дә, анда яшәүче алык та Татарстанга хөрмәт белән карый. Аралашкан дәвердә балалары Казан­да белем алган, туганнары Татарстан­да яшәгән кешеләрне күп очраттык. Ә үткән ел Мөслим Сабантуена килгән әстерханлылар белән очрашуның җылылыгын аңлату өчен сүзләр җитми. “Без әле hаман Мөслимнән алган матур тәэсирләр белән яши­без!” – диде алар. Шуларның берсе – Әстерхан өлкәсе татарлар яши тор­ган Нариман районының Иске Кучер­ган муниципаль берәмлеге җитәкчесе Рамил Каhарманов. Ул җитәкче булып торган җирлектә 11200 кеше яши икән!

Әстерханда Сабантуй көне буе гөрләде. Сабантуйда катнашучылар өчен бик күп чаралар оештырылган: халык осталары ясаган әйберләрдән сату-күргәзмә, гореф гадәтләр, йола­ларны күрсәтүче күргәзмәләр, хәрби- патриотик темадагы күргәзмәләр оеш­тырылган, фольклор һәм инструмен­таль ансамбльләр, җирлектәге та­лантлар концерты, ат өстендәге акро­батлар чыгышы. Күз күреме җитмәс мәйданга таралган халык күңеленә хуш килгәнен карый, үзе теләгәнендә катнаша алды.

Без районга билгеләнгән бурыч­ны чын йөрәктән башкарып, Са­бантуйда катнашучыларга хезмәт иттек, Әстерхан өлкә Сабанту­ен оештыручыларга терәк булдык, милләттәшләребезгә Татарстан белән бергә булуларын раслый ал­дык. Әстерхан өлкәсе татар милли- мәдәни автономиясенең региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Динара Межитова мөслимлеләрне киләсе елда узачак федераль Сабантуйга чакырды.

Әстерхан Сабантуеннан фәкать уңай тәэсирләр алып кайттык. Та­тар халкы белән бергә өлкәдә яшәүче 140тан артык милләт вәкилләренең бергәләп бәйрәм итүен, аларның Са­бантуйда теләп катнашуын күрү күңелдә шатлык хисләрен уятты. Россиянең кайсы гына төбәгендә бул­масын, Сабантуй татарларны таныту­га, милләтләр дуслыгына хезмәт ит­сен!

Рушат Солтанов, иҗтимагый совет рәисе.

Фото – Мөслим районы порталыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев