Күңелләрдә сакланырлык булды
26 март көнне район үзәгендә Кышны озату бәйрәме узды.
Иртәнге сәгатьләрдән үк район мәдәният йорты каршындагы мәйданда ярминкә гөрләде, район үзешчәннәре дәртле җырларын яңгыратты. Уеннарда өлкәннәр дә, балалар да теләп катнашты.
– Мондый чара җирлектә беренче мәртәбә оештырылды. Мәктәп елларына кайтып килгәндәй булдым. Без яшь чакта шундый бәйрәмнәрнең оештырылуы хәтердә калган. Кышны озатып, язны каршы алу максаты белән үткәрелә иде алар. Мөслимдәге Кышны озату бәйрәмендә элеккеге традицияләр яңартылды, – ди райондашыбыз Йолдыз Зәкиева.
“Мизгел” яшьләр үзәге оештырган хәрәкәтле һәм интеллектуаль уеннарда мәктәп укучылары да көч сынашты. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре әйлән-бәйлән уйнатты. Җырлап-биеп, хәлдән тайганчы күңел ачучылар аз булмады.
– Күреп торам, халык мондый чараларга сусаган. Пандемия халыкны бер-берсеннән читләштереп бетерде. Шөкер, чир чигенә кебек. Мөслимдә үткәрелүче һәр бәйрәмне көтеп алам. Кешеләрнең йөзләре шатлыктан балкый. Халык матур итеп эшли дә, рәхәт итеп ял да итә белә, – ди Мирсәяф Сәхапов.
Район башлыгы Альберт Хуҗин, бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп, ил-көннәребезгә тынычлык теләде.
– Бәйрәмнәр халыкны берләштерә. Мөслимлеләрнең үзара дус, тату, аңлашып яшәве – сөенечле хәл. Кышны озату бәйрәме күңелләрдә сакланырлык булсын! Матур, тыныч язлар килсен! Бергә булыйк, бердәм булыйк! – диде район башлыгы.
Альберт Хуҗин район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамовка 20 пар скандинавия таягын тапшырды. Бу таяклар “Сәламәтлек бишьеллыгы” район проекты кысаларында өлкәннәргә таратылачак.
Район мәдәният бүлегенә караган оешмалар театраль-хореографик күренеш әзерләгән иде. Индира Тимкина җитәкчелегендәге “Хәзинә” бию төркеме кызлары бәйрәмгә яз сулышын өрде. Үзәк мәйдандагы сәхнә үзешчәннәрнең дәртле җырларыннан тынып тормады. “Рябинушка”, “Усыкай буйлары”, “Черемушки” ансамбльләре бәйрәмнең күрке булды. Мәгариф учреждениеләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре коймак белән сыйлады.
– Бәйрәмне оештыручыларга бик зур рәхмәт! Урамның бер өлешендә – ярминкә, икенчесендә бәйрәм бара. Тана ите сатып алдык. Бал сатучылар күп булгач, бәяне төшергәннәр, бал да алдык. “Чын иттән ясалган казылык” дигәч, аны да авыз итәргә булдык. Самавыр чәе эчеп, коймак ашап, авылга кайтып китәбез, – ди Вәрәшбаш авылыннан Хәмдия Әхмәтшина.
Бәйрәм һәркемдә матур тәэсирләр калдырды.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев