Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җыр аша милли тәрбия бирә (фоторепортаж)

Рус Шуган авылының “Черёмушки” вокаль ансамбле 10 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Ксения Хисаметдинова җитәкчелегендәге ансамбль репертуарында күпсанлы рус халык һәм популяр эстрада җырлары, романслар бар. Ә ансамбльнең исеме асылда чисталыкны һәм җиңүне символлаштыра.

 Чарада ансамбльнең чыгышлары дәртле биюләр белән үрелеп барды. Авылның “Сударушка” хореография коллективы, “Возрождение” вокаль-инструменталь ансамбле дә бәйрәмгә үзгә бер төсмер өстәде.

– Зур концерттагы кебек рәхәтләнеп ял иттек, матур җырлар тыңладык. Халык иҗатын популярлаштыручы ансамбль кызларының үзенчәлекле тавышларына сокланмаган кеше сирәк. Ансамбльгә алга таба да яңа үрләр, яңа биеклекләр, яңа җиңүләр телим, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин һәм коллективка Рәхмәт хаты белән 10 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бәйрәмдә “Черемушки” ансамбленең иҗат коллективы адресына котлау сүзләре яңгырады, бүләкләр дә күп булды. ТР рус милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының район бүлеге җитәкчесе Галина Светлякова ансамбльне Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елының 27 октябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев