Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Туган җирнең илаһи моңнары (+фоторепортаж)

Авыл җирлекләре арасында шундый исемдә смотр-конкурс үтте.

Апрель аенда район мәдәният йортында аеруча җанлылык күзәтелде. Авыл җирлекләре арасында уздырылучы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бәйгесе өч ел паузадан соң быел янәдән сезонны гөрләтте! 18 авыл җирлеге авылларда бүгенге көнгә кадәр сакланып калган гореф-гадәтләрне, йолаларны чагылдыручы яхшы әзерлекле бай концерт программасы белән тамашачылар алдында имтихан тотты. Үзешчәннәр сынауны уңышлы үтте. Концертлар тулы залларда узды, һәр чыгышны җылы алкышлап озаттылар. Сәхнәдә гади авыл кешеләре түгел, ә профессиональ артистлар, диярсең!
“Озак вакыттан соң үзешчәннәрне җыеп булыр микән? Әзерлекләре ни дәрәҗәдә булыр?” дип куркуыбыз беренче концерттан ук юкка чыкты: үзешчәннәр елдан-ел үсештә – урта буын һәм яшьләр белән беррәттән җиденче, сигезенче дистәсен ваклаучы абый-апалар да сәхнәгә чыкты. Кабатланмас җыр-моңнарын, дәртле биюләрен сәхнәдә генә күрсәтми, әби-бабаларыбызның рухи җәүһәрләрен яшь буынга җиткерә алар! Кичке уеннарның күрке булган тальянга, баянга кушылып җырланган ретро җырлар, каз өмәсе, каз канаты сыдыру, киленгә су юлы күрсәтү, кыз елату, кыз көтү, Май чабу, орлык чыгару, өй юу, урак өсте, мич котлау, сөенче алу йолалары, Әмәкәй базары, кич утыру кебек хәзер музейларда гына сакланучы күренешләрне, авыл халкының истәлекләрен меңләгән тамашачы күңелләрендә яңартты. 
Әйе, әлеге конкурс, һичшиксез, авыл халкын, олысын да, кечесен дә берләштерә, яңа талантлар ачарга, уртак максатка эшләп, бер йодрык булып тупланырга этәргеч бирә. Көне буе эштә, аннан өйдә хезмәт куйганнан соң мәдәният йортына репетициягә бару бәйрәм булмагандыр. Үзешчәннәргә, аларны туплаган, җирлеген кайгыртып яшәүче җитәкчеләргә хөрмәтебез чиксез. 
74 төрле милли бию, 65 фольклор, гаилә, вокаль ансамбльләре, 15 йола-күренеш һәм күңелнең иң түрендә җылы бер хис уятып кереп урнашкан 300дән артык җыр! Менә шуның кадәр рухи азык җыйды район тамашачысы. Районыбызның төрле авылларында туып-үсеп, бүгенге көндә республикабыз шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче якташларыбыз да туган якларына булган ярату һәм хөрмәтен сәхнәдән җиткерде. Авылдашлары чакыруын кабул итеп кайткан, безне югары әзерлекле сәнгать әсәрләре белән сөендергәннәре өчен аларга аерым рәхмәт! 
Берсеннән-берсе матур, үзенчәлекле 400дән артык чыгышны йомгаклау концертына ничек сыйдырырыга? Быел, авыл үзешчәннәрен берләштереп, сәхнәгә аларны гармунчылар ансамбле, трио итеп чыгару тамашачыларның күңеленә хуш килде. Безнең өчен һәр үзешчәнебез кадерле. Талантыгызны яшермичә, яшәгән җирлегегезнең данын яклап, райондашларыбызны күркәм чыгышларыгыз белән әле тагын бик күп тапкырлар сөендерергә язсын! 
Нәтиҗәләр хакында да берничә сүз. 29 апрель көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында узган йомгаклау концертында уңышлы чыгыш ясаган Иске Карамалы, Баланлы, Крәш. Шуран һәм Михайловка авыл җирлекләре мәдәният бүлегенең дипломнарына һәм 10000 сумлык сертификатка ия булды. Үрәзмәт авыл җирлеге – өченче, Тойгелде икенче урынны алды. Мәлләтамак авыл җирлеге быел да беренчелекне бирмәде. Җиңүчеләргә шулай ук мәдәният бүлегенең дипломнары һәм 15, 20, 25 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. 
Гала-концертка килгән тамашачылар: “Бу концертны тагын бер карар идек”, – дип таралышты. Әйе, талантлы райондашларыбызны ярата халык. 
Туй үпкәсез булмас, әлбәттә, кемдер җиңү яулаган икән, бу – тырыш хезмәт җимеше. Күңелләрдәге сәнгать ялкынын сүндермичә, туган җиребезнең рухи һәм әхлакый яктан матур бүгенгесе һәм киләчәге өчен алга таба да бергә һәм бердәм хезмәт куярга язсын!

Эльвира Гәрәева,
район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X