Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Пыкрау үтте, кыш җитте

Крәш. Шуран авылында “Пыкрау утырмасы” (Покровские посиделки) үтте.

Керәшен йолаларын яңартучы әлеге чара – җирлек халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе. Бәйрәмнең исеме җисеменә тиң: пыкрауны беренче кар белән бәйлиләр, ә ул кыш якынлашуын күрсәтә. Бәйрәмне авыл клубында “Яшь йөрәкләр” ансамбле үткәрде.

– Пыкрау утырмаларын беренче тапкыр зурлап үткәрдек. Чараны Яңа Усы авылының “Усыкай буйлары” ансамбле чыгышлары бизәде. Авылдашларыбыз – Түбән Камада “Сүрәкә” ансамбленә йөрүче Лариса Матюшкина белән җырчы Олег Федотов да Пыкрау утырмалары булачагын ишетеп кайткан иде. Алга таба бу бәйрәмне уздыруны традициягә кертербез, – диде Крәш. Шуран авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлнур Софина.

Бәйрәмне авыл китапханәчесе Филия Каюмова оештырган. Пыкрау утырмаларында рәхәтләнеп җырлаганнар, аяклары алҗыганчы биегәннәр. Клуб фойесында оештырылган күргәзмәдә кышкылыкка әзерләнгән салатлардан, тозлы һәм маринадланган гөмбә, кайнатмалардан авыз итү оештырылган.
– Изге Богородица пыкравында Хороводница һәм Хуҗабикә бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, традицияләре һәм халык сынамышлары турында сөйләделәр. Бу бәйрәмгә элек әби-бабаларыбызның ничек әзерләнгәннәрен, бәйрәмне ничек үткәргәннәрен сөйләдек. Пыкрауга хас сынамышлар һәм табышмаклар, мәкаль һәм әйтемнәр дә шактый. Керәшеннәрнең бу көнне рәхәтләнеп күңел ачуына сәбәп тә бар: бакчадагы яшелчәләр җыеп алынган, кышкылыкка утын әзерләнгән, – диде Филия Каюмова.

Лилия Шәймиева

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев