Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милләтләр – төрле, дуслык – мәңгелек! (фоторепортаж)

Узган җомгада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына йомгак ясалды.

2023 ел Татарстаныбызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак истә калачак. Шул уңайдан ел дәвамында төрле чаралар үткәрелде. Мөслимебездә дә милли мәдәниятне саклау, гореф-гадәтләрне барлау һәм үсеп килүче буынга тапшыру өчен күп эш башкарылды.

Татарстанда барлык милләт халыклары үзара аңлашып, милли мәдәниятләрне саклап, гореф-гадәтләрне хөрмәтләп,  дус-тату яши. Татарстаныбыз шуның белән көчле дә! Районыбызда да төрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Бу хакта район башлыгы Альберт Хуҗин да билгеләп үтте.

– Мөслим – республикада гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятләрне саклаучы иң көчле районнарның берсе. Без моның белән чиксез горурланабыз! Ел дәвамында узган берсеннән-берсе матур чараларда җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашты. Шушы ел эчендә без үзебезнең тамырларыбызны барладык, гореф-гадәтләребезне тагын бер кат искә төшереп, аларны яңарту юнәлешендә эшләдек. Һәр милләт үз тамырларын һәм тарихын белергә бурычлы! Президентыбыз Владимир Путин туры элемтә вакытында: “Россиянең иң төп байлыгы һәм горурлыгы – аның халкы”, – диде. Чыннан да шулай, – диде Альберт Хуҗин.

Җирлектә яшәүче халыклар үзара бердәм, дус булганда, аңлашып яшәгәндә генә матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Кайсы гына тармакны алсак та, анда төрле милләт вәкилләре хезмәт куя. Районыбызда күпчелекне татарлар тәшкил итә. Руслар, марилар да аз түгел җирлегебездә. Эшне дә бергәләп башкарабыз, милли бәйрәмнәребезне һәм гореф-гадәтләребезне дә бергә билгеләп үтәбез. Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рушат Солтанов шуны ассызыклады.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2023 ел 22 декабрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев