Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Гөргөри кияүләре”нә бардым әле

Тугашлыларның чыгышын халык бик яратып карыды.

Соңгы 2-3 елда концертспектакльләргә, иҗади чараларга йөргәнем булмады. Бердән, пандемия аяк чалды, икенчедән, дөньяның болгануы да кире тәэсир ясый бугай. Беркөн телефоныма “Тугаш авылында спектакль була, килегез!” дигән чакыру килде. Әле спектакльнең дә ниндиен куялар бит: Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре”!
Ике пәрдәле этнографик музыкаль комедия бу. Әсәр керәшеннәр тормышыннан алып язылган. Вакыйгалар да керәшен авылында бара. “Этнографик, диалекталь үзенчәлекләрне биреп бетерә алырлармы икән үзешчәннәребез? Башкарып чыга алырлармы икән?” дигән уйлар килде башка. “Тугашлар бик әйбәт уйный алар. Концертлары да бик матур була”, – дигәннәрен еш ишетәм. Тукта әле, минәйтәм, чынлап та шулаймы икән, дип барырга булдым.
Без барып кергәндә клубта артистлардан кала кеше юк дәрәҗәсендә иде. “Кеше җыелырмы икән соң, булырмы спектакльләре?” – дим эчтән генә. Тугашлар килми каламы соң?! Бераздан берәмләп тә, төркем-төркем булып та халык җыела башлады. Күрше авыллардан да машиналар белән килделәр. Спектакль башлануга зал тулы диярлек иде.
Тырышканнар тугашлылар. Декорациясен дә рәвешенә туры китергәннәр, музыкаль бизәлешне дә матур ясаганнар, киемнәрен дә тапканнар. Уйнаулары да бик матур. Һәр образга туры килерлек итеп артистларын да сайлый белгән режиссер. Ә артистлары, бер фильм герое әйткәндәй, “не народные артисты, а артисты из народа!” Барысы да үзебезнең җирлек кешеләре. Илфак Афзаловтан башка бер генә спектакль дә куелмый Тугашта. Ул һәрвакыт төп рольдә. Бу юлы да Гөргөри образын истә калырлык итеп башкарды. Укытучы Резеда Сөләйманова ирен тыңлый, әмма “муен” ролен оста башкаручы хатын образын (Кәтернә) оста уйнады. Фәүзәрия Бәдертдинова (Әүдәки карчык), Рәмилә Гыйбадуллина (Гөрпинә), үз рольләренә тәмам кереп бетеп, сәхнәдә ду килеп йөриләр. Түбән Табын фельдшер-акушеры Илгизә Гайнелхакова тугашлылар куйган спектакльләрдә катнашмый калмый. Яучы карчык Палый образын Илгизәдән башка тагын кем оста итеп уйный алыр иде икән?! Радик Мәхүбрахманов (Бәчке), Рөстәм Кыяметдинов (Җаграп), Рүзәл Хафизов (Микуш) башкарган рольләр дә истә калырлык булды.
Укытучы Люция Кашапованың Үринәсе – чәчрәп торган замана кызы. Аның үз фикере бар, дөньяга карашы заманча булса да, байлык та, кәттәлек тә кызыктырмый аны. Үз сөйгәне белән бергә булу, бәхетле булу аның теләге. Люция бу образны ышандырырлык итеп башкарды. Үрбаш авылының кәттә кызы Анукны Айгөл Хафизова уйнады. Бу баладан бик әйбәт артист чыккан булыр иде, дип карап утырдым. Аның сәхнәдә үзен иркен тотуы, йөзеп кенә йөрүе, хәрәкәтләре, биюләре профессионалларныкыннан ким түгел.
Бу спектакльне моннан 20 еллар элек, Казанга баргач, академия театрында караган идем. Наил Дунаев, Әсхәт
Хисмәт, Рамил Төхфәтуллин, Нәҗибә Ихсанова, Вера Минкина һ.б. күренекле артистлар уйнады ул вакытта. Бик яратып караган идем. Безнекеләрнең уены исә үзебезчә булуы, халыкчанлыгы, гадилеге белән ошады.
Тугашлыларның чыгышын халык бик яратып карады. Зал алкышларга күмелде. Спектакльне әзерләп сәхнәгә чыгаручылар – ирле-хатынлы Флера һәм Радик Мәхүбрахмановлар (Флера – китапханәче, Радик –клуб директоры). Аларның уң кулы булган кызлары Венераның да шактый зур өлеше кергәне сизелә. Гомумән, үзе дә сәнгатьне яраткан кыз – әтиәнисенең иң ышанычлы ярдәмчесе.
Әйе, Тугаш клубы гөрләп эшли бүгенге көндә. Ә бит бервакыт бу клубның язмышы кыл өстендә иде. Мәхүбрахмановлар исә клубны саклап калдылар. Артыннан йөри торгач, клубка капиталь ремонт ясалды, җиһазлар яңартылды. Бүген клуб бинасы җылы, чиста. Бер генә бәйрәм дә, чара да билгеләп үтелми калмый. Иң күңелле кичке Сабантуй, иң күңелле бал-маскарад кайда дисәң, ул Тугашта булыр! Читтә яшәүчеләр дә бу чараларга кайтырга тырыша, күрше авыллардан да киләләр. Авыл клублары гомергомергә культура учагы, халыкка рухи байлык бирү чыганагы булып торды. Тугаш клубы шул юнәлештә намус белән эшләвен дәвам итә. Уңышлар гына сезгә!
Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. Тегермәнлек.

Фото - Г.Мөхәмәтгәрәеваның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев