Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Бабайлар да машина ярата

Мөслимдә беренче тапкыр “Автобабай” бәйгесе узды

1 октябрьдән Халыкара өлкәннәр ункөнлеге старт алачак. Мөслимлеләр декадага 24 сентябрь көнне үк старт бирде. Ункөнлекне “Автобабай” бәйгесе ачты.

Бәйге Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе тәкъдиме белән үткәрелде.

– Мөслимлеләргә “Автобабай” бәйгесен Өлкәннәр ункөнлеген башлаучы чара итеп үткәрергә тәкъдим иттек, алар хуплады, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” ДБУ җитәкчесе Алсу Ситдыйкова. – Бәйгедә биш өлкән яшьтәге ир-ат катнашты. Алар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен, машинаны оста һәм имин йөртүләрен сынадылар.

Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов бәйгенең бик кирәкле һәм кызыклы булуын билгеләп үтте.

– Бәйгедә катнашучылар аз булса да, ул оешкан төстә һәм нәтиҗәле үтте. Иң өлкән катнашучы – Иске Карамалы авылыннан Дамир Таҗиев, аңа 83 яшь. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул бик теләп бәйгедә катнашты һәм осталыгын күрсәтте. Дистанцияне авария куркынычы тудырмыйча, ашыкмыйча гына узды. Бәйге дәвамлы булсын, ярышларда өлкәннәр күбрәк катнашсын иде, – диде ул.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 27 сентябрь саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев